Хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары!
Сезне милли бәйрәм - Сабантуй белән тәбрик итәм!
Идел буе Болгар дәүләте чорында ук барлыкка килгән һәм татар халкының рухи мирасына әверелгән Сабантуй республикабызда иң яраткан бәйрәмнәрдән берсе санала. Нинди генә милләттән һәм диннән булуга карамастан, Сабантуйны Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр дә бәйрәм итә.
Бу көнне Чаллы туганнар, дуслар һәм якын кешеләрнең очрашу урынына әйләнә. Гасырлар узу белән үз актуальлеген югалтмаучы, халык традицияләрен берләштерүче көч менә шул инде.
Сабантуйның асылы үзгәрми – бу көнне без, беренче чиратта, җир эшкәртеп икмәк үстерүче үзебезнең игенчеләребезне һәм кыр батырларын зурлыйбыз. Авыл уңганнарының авыр һәм фидакарь хезмәтләре алдында баш иябез.
Сабантуй бәйрәме сезгә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хатирәләр бүләк итсен.
Н.Г.Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэрыПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 23 июнь 2018, 07:29