Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы Сабан туе мәйданында көрәш һәм армспорт буенча традицион ярышлар узды. Армспортта 77 спортчы көч сынашты, алар өч категориягә бүленеп ярышты: хатын-кызлар, ир-атлар һәм яшүсмерләр. Ир-атлар арасында иң көчлеләр исемен Булат Фаракшин, Артур Макаров һәм Айбулат Хәбибуллиннар яулады.

Чаллының спортчы хатын-кызлары да үзләренең югары класслы булуларын җиңүләре белән исбатладылар: Миләүшә Гыймранова - үз авырлыгында, ә Виктория Воронина башка авырлыкта җиңде. Соңрак Миләүшәне һәм Зәмирә Әхмәтованы пьедесталга чакырып, тантаналы рәвештә билгеләр һәм халыкара класслы спорт мастеры таныклыклары тапшырдылар.

Чаллылылар түземсезләнеп көрәш буенча бил алышуларның финалын көтте. 17:00 сәгатьтә келәмгә иң яхшы көрәшчеләр чыкты.

70 кг авырлыкта Илшат Сибгатуллин уңышка иреште. 80 кг авырлыкта - спорт мастеры Ринат Шәйхетдинов, 90 кг да алабугалы Илнар Галимов җиңүче дип табылдылар. 100 кг авырлыкта (5:0 исәбе белән) лидерлыкка чаллылы Илдар Хәмитов иреште. Иң зур авырлык үлчәвендә чаллылы Ранис Гыйләҗетдиновка тиңнәр булмады.

Үз авырлык үлчәвендә җиңүчеләр Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры исемен яулау өчен көч сынашты. "Лада Гранта" автомобиле һәм тәкә алу өчен бил алышуга мәйдан уртасына 5 көрәшче чыкты. Алар барысы да - спорт мастерлары. Нәтиҗәдә, быелгы Сабан туеның абсолют батыры дип 29 яшьлек чаллылы Илдар Хәмитов табылды.

Шимбә, 23 июнь 2018, 16:46