Мы в социальных сетях

Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертүләре өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары дәүләт бүләкләренә ия булды. Шулар арасында: Хәмидулла Хәбибиуллин, Мансур Хәкимуллин, Екатерина Митюшина, Александр Бурков, Риф Әхтәмов, Александр Лапаев, Татьяна Козлова, Габдрахман Гыймазетдинов, Сабир Фәрдиев, Михаил Кичигин, Анна Каменевалар да бар.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, шулай ук балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, Ленинград блокадасында булучыларга  “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшыру каралган.

Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 08:50