Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең күппрофильле муниципаль берәмлекләре рейтингы унлыгына кергән. Бүген Внешэкономбанк Мәскәүнең Үсеш Фонды белән берлектә рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

319 Россия моношәһәрләре арасында Яр Чаллы аеруча нәтиҗәле дип табылды. Бүләкне шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" өстенлекле программасы җитәкчесе, Внешэкономбанк  рәисе урынбасары Ирина Макиева кулыннан алды.

Яр Чаллының төп казанышлары дип кече һәм урта эшмәкәрлектә югары икътисадый оешканлык һәм үсеш институтлары белән хезмәттәшлеге билгеләп үтелде. Ирина Макиева белдерүенчә, моношәһәрләргә ярдәм программасы ике ел элек старт алды һәм Россия Президенты тарафыннан өстенлекле юнәлеш буларак  билгеләнде.

Чарада мәртәбәле кунакларның берсе - Татарстанның Икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты һәм чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда моношәһәрләр үсеше яңа эш урыннары булдырырга һәм шәһәр мохитен яхшыртырга этәргеч булып тора. “Ун ел эчендә республиканың моношәһәрләрендә 7 мең яңа эш урыны булдыру һәм 19 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла”,– дип ачыклап үтте Фәрит Габделганиев.

Илнең 319 моношәһәрләре арасыннан унлыкка Күмертау (Башкортостан), Заречный (Пенза өлкәсе), Таштагол һәм Полысаево (Кемерово өлкәсе), Губкин (Белгород өлкәсе), Мирный (Якутия), Павловск (Воронеж өлкәсе) һәм Красный Яр (Омск өлкәсе) шәһәрләре кергән.

Сишәмбе, 26 июнь 2018, 16:01