Мы в социальных сетях

Бүген автокалада “Онкологик авырулар мәктәбе”нең чираттагы дәресләре уза. Аның төп темасы - авыртуны басу. Авыртуны ничек җиңү турында БСМПның баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-онколог Марат Мөхәммәдиев, республика клиник онкология диспансеры психологы Наталья Гыйләҗева сөйләячәкләр. Юрист Алсу Темкина пациентларны авыртуны басучы даруларны ничек бушлай алып булу мөмкинлеге белән таныштырачак. Лекцияләр ахырында авырулар белгечләргә үз шәхси сораулары буенча мөрәҗәгать итә алачаклар. 

Чара онкологик авырулар һәм аларның туганнары өчен Камал бульвары, 27/04 йорты, 2 нче подъезд адресы буенча үткәрелә, башлана 15:00 сәгатьтә.

Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 12:15