Мы в социальных сетях

Татарстанда милек теркәү мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрелә. Республика халкы «Бакча амнистия”се буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.

Чараны Татарстан Республикасының Росреестр идарәсе оештыра. Теләгән һәр кеше җир участогын, шәхси торак йортын, гараж, мунча, бакча һәм хуҗалык корылмаларын теркәү буенча сорауларга җавап ала ала.

Чаллылылар сорауларына Яр Чаллының Росреестр бүлеге җитәкчесе Радик Фәсхетдинов җавап бирә.

“Кайнар линия”гә иртәгә, 26 июнь көнне  71-38-31 телефоны аша 8:00дән 12:00гә кадәр шалтыратулар кабул ителә.  

Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 14:13