Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

20 майда Эльбрус тавын яуларга Чаллыдан 11 кешелек төркем киткән иде.  Аның алдыннан Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу вакытында экспедициядә катнашучыларга Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәре флаглары бирелде. Алар алдына флагны Эльбрус тау башына кадәр алып менеп, аны кире алып кайту бурычы куелды. Экспедициячеләр бу эшне уңышлы башкарып чыкты. 27 июньдә 13:00 сәгатьтә узачак очрашуда “Эльбрусны яулау” турында фильм һәм экспедициягә кагылышлы фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк. Әлеге тауның көнбатыш өлешенә алып менгән Яр Чаллы флагы очрашу барышында кабат шәһәр музеена тапшырылачак. 

Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 14:59