Мы в социальных сетях

Кама триатлонына 500 дән артык спортчы һәм әлеге спорт төрен яратучылар чыгар дип көтелә.

Чарага 1 июль көнне 10.00 сәгатьтә Ф.Табеев исемендәге яр буенда старт бирелә. Ярышның 750 м озынлыкка йөзү этабы Кама елгасы акваториясендә үтә. Аннары катнашучылар велоярыш һәм 15 км га йөгерү буенча калган ике сынауны үтәчәк.

Аңа кадәр 09:00 сәгатьтә балалар өчен ярышлар оештырыла. Анда 4 тән 10 яшькә кадәрле балалар катнаша, алар өчен 600 метрга кадәр йөгерү каралган. Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнәчәк.

Чарада катнашу өчен һәр кешенең ярышларга кертелә дигән медицина белешмәсе булырга тиеш. Дистанцияләргә язылу өчен электрон теркәү эшли, анда 29 июньгә кадәр теркәлергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны турнирның рәсми сайтыннан кереп карарга була. 

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 10:58