Мы в социальных сетях

Автозавод районының Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәвәр Галиулла кызы Әхәтова, Антонина Петровна Баранова һәм  Антонида Трофимовна Катаевага 90 яшь тулды.

Юбилярларны Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән район башлыгы Искәндәр Галимов котлады.

Нәвәр Галиулла кызы Әлки районының Иске Әнҗерә авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында эшли. 1953 елда институт тәмамлый һәм тормыш иптәше белән Кукмара районына китә, анда баш агроном булып хезмәт куя. Соңрак гаиләсе белән Базарлы Матак авылына күченә, анда лаеклы ялга чыкканчы  райисполком рәисе урынбасары булып эшли.

1985 елдан Чаллыда яши башлый. Нәвәр Галиулла кызы ике бала тәрбияләп үстерә, аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Антонина Петровна Лениногорск шәһәрендә туган.

Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардаЛениногорскгоспиталендә эшли. 1978 елда гаиләсе белән Әлмәткә күченә, анда лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында шәфкать туташы булып хезмәт итә. 2003 елда Яр Чаллыга күченеп килә.

Антонина Петровна ике бала тәрбияләп үстерә, бер оныгы ике оныкчыгы бар.«Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей датасы медальләренә ия.

Антонида Трофимовна 26 июньдә Удмуртиянең Муквай авылында туа. Шунда 4 класс тәмамлый. 13 яшеннән ашханәдә эшли башлый. 20 яшендә кияүгә чыга һәм Ижевскка күченеп китә. Сугыштан соңгы елларда пешекче, мастер-контролер, сатучы булып эшли. Гомуми эш стажы 38 ел тәшкил итә. Тормыш иптәше белән 55 ел бәхетле гаилә булып яшиләр. Аларның өч балалары, җиде онык һәм 9 оныкчыклары бар.

Антонида Трофимовна  1997 елдан Чаллыда яши башлый. «Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районының Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәвәр Галиулла кызы Әхәтова, АнтонинаПетровнаБаранова һәм  Антонида ТрофимовнаКатаевага 90 яшь тулды.

Юбилярларны Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән район башлыгы Искәндәр Галимов котлады.

Нәвәр Галиулла кызы Әлки районының Иске Әнҗерә авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында эшли. 1953 елда институт тәмамлый һәм тормыш иптәше белән Кукмара районына китә, анда баш агроном булып хезмәт куя. Соңрак гаиләсе белән Базарлы Матак авылына күченә, анда лаеклы ялга чыкканчы  райисполком рәисе урынбасары булып эшли.

1985 елдан Чаллыда яши башлый. Нәвәр Галиулла кызы ике бала тәрбияләп үстерә, аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Антонина Петровна Лениногорск шәһәрендә дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардаЛениногорскгоспиталендә эшли. 1978 елда гаиләсе белән Әлмәткә күченә, анда лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында шәфкать туташы булып хезмәт итә. 2003 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Антонина Петровна ике бала тәрбияләп үстерә, бер оныгы ике оныкчыгы бар.«Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей датасы медальләренә ия.

Антонида Трофимовна 26 июньдә Удмуртиянең Муквай авылында туа. Шунда 4 класс тәмамлый. 13 яшеннән ашханәдә эшли башлый. 20 яшендә кияүгә чыга һәм Ижевскка күченеп китә. Сугыштан соңгы елларда пешекче, мастер-контролер, сатучы булып эшли. Гомуми эш стажы 38 ел тәшкил итә. Тормыш иптәше белән 55 ел бәхетле гаилә булып яшиләр. Аларның өч балалары, җиде онык һәм 9 оныкчыклары бар.

Антонида Трофимовна  1997 елдан Чаллыда яши башлый. «Фидакарь хезмәт өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 26 июнь 2018, 09:09