Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиянең Татарстан буенча Яр Чаллыдагы федераль салым хезмәте инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2018 елның 1 июленнән онлайн-кассалар куллану гамәлгә кертелә, бу: ялланган эшчеләр белән җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек башкаручы керемгә салынган бердәм салым түләп баручы оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә,  ялланган эшчеләр белән салым түләүнең патент системасын кулланып  җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләргә, сату автоматлары кулланып сату итүче  ялланган хезмәткәрләр ярдәменнән файдаланучы шәхси эшмәкәрләргә кагыла.

Реформаның икенче этабы кысаларында Яр Чаллыда  29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда,  992 салым түләүче  тарафыннан 2 243 онлайн-касса теркәлгән. Бу автокалада яңа тәртипкә күчәргә тиешле эшмәкәрләрнең 46%ын гына тәшкил итә.

Онлайн-касса куллануның өстенлекләре:

Аны  хәзер интернет аша 15 минут эчендә теркәргә була. Салым инспекциясенә барып, рәсмиләштерү өчен документлар тапшырып-алып йөрергә кирәкми.

Эшмәкәрләр үз бизнесларын компьютер яки телефон аша тикшереп тора алачак һәм башкалар. Онлайн-кассаны теркәү, дөрес сайлау буенча мәгълүматны ФНС Россия сайтыннан  карарга була.

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 09:15