Мы в социальных сетях

Комсомол районында урнашкан 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында мәктәп яны лагерьларының җәйге Спартакиадасы узды. Ярышларда 8 дән алып 10 яшькәчә булган балалар арасыннан 12 команда көч сынашты. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, уку йортлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан оештырылды.  

Катнашучылар «Көнгерә», «Теннис ракеткасы белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Боҗра аша футбол тубын йөртү», «Эскимо», «Бергә җиңәбез» кебек команда эстафеталарында ярыштылар. Барлык нәтиҗәләр буенча иң яхшы мәктәп командалары ачыкланды. Шәһәрнең 10 нчы һәм 56 нчы мәктәп командалары Спартакиадада җиңү яулады. Икенче урында – 3 нче мәктәп һәм 64 нче прогимназия укучылары. Өченчегә 2 нче гимназия һәм 9 нчы мәктәп командалары чыкты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 09:34