Мы в социальных сетях

«Кеше хокуклары яшьләр күзләре белән» бөтенроссия конкурсы «2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарына  патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан  үткәрелә. Проектта 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортлары катнаша ала. 

Моның өчен конкурс эшләрен 15 октябрьгә кадәр җибәрү мөһим. Моннан тыш, онлайн-гаризаларны оештыручылар сайтында  яки Facebook һәм Vkontakte социаль чертәрләрендә  теркәргә кирәк. Конкурс эшендә кеше хокуклары гомуми декларациясеннән бер генә конкрет хокукны яктыртырга була. Бер катнашучы үз исеменнән берничә гариза бирә ала, тик һәр номинациядә бердән дә артык түгел.  Видеоролик 1 Гб тан, ә вакыт озынлыгы  40 секундтан  да артык булырга тиеш түгел.  Нәтиҗәләр 1 сеннән 15 декабрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча игълан ителәчәк:

«Уен видеофильмы», «Мультимедия видеоэше», «Мультипликация эше». Җиңүчеләр яшь категорияләрен  һәм  номинацияләрне исәпкә алып бүләкләнәчәк. Конкурс Инновацион мәгариф һәм аның үсеше академиясе тарафыннан оештырыла.

Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 11:54