Мы в социальных сетях

Тыл хезмәтчәне Саҗидә Сәүбән кызы Дәүләтшинага 90 яшь тулды.Ул «1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе  президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер котладылар.

Саҗидә Сәүбән кызы Дәүләтшина Яр Чаллыда туып үсә. 1нче мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында туку фабрикасында хезмәт куя. 1956 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Марс Мөбарәк улы Дәүләтшин белән гаилә корып җибәрә. Лаеклы ялга кадәр УМСның хезмәт бүлеге башлыгы булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерә, бүгенге көндә дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 16:43