Комсомол районында территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген ГЭС бистәсенең Кыңгыраулы күперен чүп-чардан чистарттылар.
Чарада 65 кеше, шулар арасында: Комсомол районы администрациясе, «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, мәктәп укучылары катнашты. Җыештыру вакытында 19 капчык чүп чыгарылды. Шулай ук үлән чабылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 16:00