Мы в социальных сетях

Спидкубинг буенча ярышлар башваткычлар яратучы мәктәп яшендәге һәм аннан өлкәнрәк балалар, шулай ук олы кешеләр өчен үткәрелә.

Спидкубинг ─  ул яшьләр арасында танылып килүче яңа шөгыль, ул Кубик Рубикны вакытка сүтеп җыю белән бәйле.

Үзләрен сынап карарга теләүче республиканың районнары һәм шәһәрләреннән булган 120 кеше катнашырга теләк белдереп, гариза бирде.

Ярышта үз мөмкинлекләрен сынап карарга һәм яңа рекорд ясарга теләүче һәр кеше катнаша ала.

Ярышлар 12 этапта уза: 2х2, 3х3, 4х4, 5х5, Pyraminx, Megaminx, 3х3х3 One-Handed, Blindfolded, Skewb, Square -1, With Feet, Clock.

Һәр этапта 4 җиңүче билгеләнә. Чемпионатның рәсми төркеме монда: https://vk.com/cubingchelnyopen

Чәршәмбе, 27 июнь 2018, 17:01