Мы в социальных сетях

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Эльбрус тавына менү экспедициясендә катнашучылар белән очрашу узды. Экспедиция Чаллыдан 20 майда старт алды һәм 31 майда төгәлләнде. Анда катнашучыларга ТР  һәм Яр Чаллы флагларын биреп җибәрделәр. 

Татарстанның дәүләт символын Эльбрус тавының көнбатыш өлешенә кадап калдырдылар (5642 метр биеклектә), ә биек Эльбруска кадәр менеп җиткән Яр Чаллы шәһәре флагы калабызга кире әйләнеп кайтты. Ул тантаналы рәвештә музей директоры Румил Кәрамиевка тапшырылды. Тамашачылар кунакларга экспедициягә кагылышлы сораулар бирделәр,аларның алдагы планнары белән кызыксындылар.

Тамашачыларга «Эльбрусны яулау» документаль фильмы тәкъдим ителде, аны альпинистлар үзләре дә беренче мәртәбә карады. 

Чаллылылыр әлеге фильмны «Пятница» телеканалы аша 6 һәм 8 июльләрдә күрә алачак. Аның авторы экспедициядә катнашучыларның берсе – Илнур Абдуллин. Очрашу ахырында Илдар Беляев #ЭльбрусЧелны фотокүргәзмәсе буенча экскурсия үткәрде.

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 09:26