Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла  – бәйрәм Җиңү паркында узачак.  ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова белдерүенчә, чарада интерактив зоналар тәкъдим ителә: балалар ярминкәсе, мастер-класслар, ярышлар, гаилә турында фотокүргәзмәләр, уен мәйданчыклары һәм башкалар булачак. Шулай ук концерт программасы күрсәтеләчәк. Гаиләләргә бәйрәм чарасында үзенчәлекле конкурс та әзерләнә, шуңа күрә бер үк төсле киемнән килү тәкъдим ителә.  

Бәйрәмдә ун пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыда шундый медальләр 53 гаиләгә тапшырылган. Аның белән 25 елдан артык бергә яшәгән, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм гаилә мөнәсәбәтләре ныклыгы белән танылган Россия гражданнары бүләкләнә. 

Чәршәмбе, 4 июль 2018, 09:52