Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Изге теләкләр дивары»акциясе узды.

Ил тарихын саклауга җаваплы караш һәм Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан “Ышаныч” үзәгенең балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  белгечләре «Изге теләкләр дивары» акциясе оештырды. Әлеге истәлекле көнгә кадәр яшь социаль ярдәм алучыларга сугыш, тынычлык һәм ветераннар турында сөйләделәр. Әңгәмә ахырында һәр бала үз кулын кәгазь битенә сурәткә төшерде һәм шул сурәтне кисеп алып, аңа үзенең изге теләкләрен язып куйды.  


Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 13:32