Мы в социальных сетях

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова белдерүенчә, бу җәйдә  яшьләргә иң ошаган даталар - 18.08.2018, 07.07.2018 һәм 08.08.2018, соңгысы никахны тантаналы теркәү көне саналмаса да.

 «18.08.2018 датасы — бу бик “матур сан” гына түгел, ә быел шимбәгә туры килүче бердәнбер көн. Бу көндә никахларын теркәргә теләп 73 пар мөрәҗәгать итте инде”, – дип искәртте Равилә Зарипова.

Җитәкче шулай ук никахны теркәү өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм электрон цифрлы имза аша алдан көн сайлап булу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Гариза бирүнең икенче вариантын сайлаучы парларга ЗАГС идарәсенә туй датасын раслау өчен яңадан килергә кирәк түгел. Башка очракта, никах теркәүгә 31 көн кала килеп, өйләнешү теләге турында тиешле гаризага имза кую зарур.

Моннан тыш, чалылылар өчен  никахны күчмә рәвештә теркәү мөмкинлеге дә каралган. Шулай да никахны дәүләт теркәве барыбер Тантаналар сараенда уза, чөнки акт язуларын ЗАГС территориясеннән алып чыгарга ярамый.

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 14:11