Мы в социальных сетях

Халыкара сулыкларны чистарту көне кысаларында Рус география җәмгыятенең Чаллы бүлеге 1 июльдә Габдулла Тукай исемендәге яр буе районында Кама елгасының төбен чистарту эшләрен планлаштыра. 

Акваторияне тәртипкә китерү белән Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды водолазлары шөгыльләнә. Оештыручылар гражданнарның игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү, табигатькә сак карарга өндәү максатын куя.

Рус география җәмгыятенең Чаллы бүлеге “Табигатькә зыянсыз автотуризм. Иделдән Катунига кадәр” киң масштаблы проект кысаларында Алтайга автоэкспедиция җибәрә. Маршрут 7 мең чакрым исәпләнә һәм аның юлы Татарстан, Башкортостан республикалары, Чиләбе, Курган, Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләре аша үтәчәк.

Экотур аеруча саклана торган табигать территорияләре эшчәнлеге белән танышуны, милли парк һәм тыюлыкларга баруны, калдыкларны аерым җыю акциясен уздыруны, сулыкларны чистартуны һәм башкаларны күздә тота. Экспедиция 21 июльдә Алтай краеның Верх-Апшуяхта авылында төгәлләнә. Автоэкспедицияне йомгаклау өлешендә өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен экология һәм географиядән методик әдәбият җыю каралган. Шулай ук автотуристлар өчен яңа картографик һәм географик белешмәләр кертеп карта эшләү планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 15:41