Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 июльдән башлап Россия кулланучыларының электрон хәбәрләрен алты ай дәвамында саклаячаклар. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте интернетта мәгълүмат таратуны оештыручыларга бу эшне оештырырга күрсәтмә биргән. Алар мәгълүматны саклауны һәм кирәк булган очракта, хокук саклау органнарына билгеләнгән тәртиптә бирүне тәэмин итәчәк. 

Россиядә мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы хәбәрләрне, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләр саклауны расланган кагыйдәләр нигезендә башкарачак.

Әлеге кагыйдәләр челтәрле адрес ярдәмендә теркәлгән яки авторизацияләнгән кулланучыларга кагыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

 https://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 28 июнь 2018, 22:43