Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Элеватор тавы халкы Сабан туен билгеләп үтте. Төп тантана «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда оештырылды. Бәйрәм узган елгы көрәш батыры  Артур Фроловның флаг күтәрүе белән башланып китте. 

Сабантуйга килүчеләрне Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флёра Андреева  сәламләде. "Халыклар дуслыгы - Татарстанның төп байлыгы" - диде ул. Котлау сүзләренә Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Николай Атласов һәм шәһәр предприятие җитәкчеләре дә кушылды.

Сабантуй кысаларында “Иң яхшы ишегалды” район бәйгесенең җиңүчеләрен зурладылар, поселок активистларын, Элеватор алдынгыларын бүләкләделәр.

Күңел ачу программасы: милли көрәш, аркан тарту, армспорт, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу һәм башка ярышлардан торды.  

Элеватор тавында узган Сабантуйның абсолют батыры булып Руслан Шәмгәрәев калды.

Җомга, 29 июнь 2018, 09:47