Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллының “Яр буе” паркы мәйданында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм РФ  Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина интерактив мәйданнар эшчәнлеге белән таныштылар.

Яшьләр юнәлешендә оештырылган күңел ачу зоналары Чулман проспекты территориясеннән шәһәр мәйданына кадәр сузылды. Мәртәбәле кунакларны иң беренчеләрдән булып Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары каршылады. Алар үзләре урнаштырган корылмаларга төрле тематикада рәсемнәр ясап арт-инсталляция әзерләгән. Фән, спорт, театр, бию, табигать йортлары - шундыйлардан.

Җитәкчеләрдә һөнәр сайлауга багышланган мәйданчык зур кызыксыну уятты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев оештыручыларга һөнәр сайлау буенча Чаллының кечкенә предприятиеләрен генә түгел, ә "КАМАЗ" автогигантын да тәкъдим итү фикерен белдерде.

"КАМАЗ" ААҖ заводлары  игътибарга лаеклы төрле интерактив зоналар оештырган. Монда һөнәр сайлау мәйданчыклары эшләде, анда башлыча гади эшче һөнәрләре тәкъдим ителде.

Бәйрәмне оештыручылар традицион формалар белән генә чикләнеп калмады, кунакларга Ford автомобилен буяу буенча  виртуаль тур тәкъдим ителде. Дамир Фәттахов VR күзлек аша Фордом Соллерсның инновацияләре белән таныша алды.

Автокала тарихында беренче тапкыр «КАМАЗ-мастер» командасының 30 еллыгы уңаеннан хәрби машиналарда трамплин аша сикерү һәм автодрифт узды. Машиналар белән танылган спортчылар Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев идарә итте.

Моннан тыш чаллылылар кабартылган батутларда күңел ачты, бәйгеләрдә катнашты, лазертаг ярышлары карады, басма графикасы белән танышты.1988 елдан башлап «КАМАЗ» йөк машиналарының уникаль күргәзмәсен күрә алды.

 19:00 сәгатьтән мәйданда бәйрәм концерты башланды, анда яшьләр оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Аннары чаллылылар алдында популяр Burito төркеме һәм DJ Денис Рублев чыгыш ясадылар.

Шимбә, 30 июнь 2018, 20:52