Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                            Хөрмәтле чаллылылар, Сезне Яшьләр көне белән тәбрик итәм!

Яшьлек – һәммәбезнең тормышында искиткеч гүзәл чор. Яшьлектә без киләчәккә төрле уй-планнар корабыз, төрле өлкәләрдә үз мөмкинлекләребезне тормышка ашыру юлларын эзлибез. Яр Чаллыда Яшьләр көнен киң масштабта бәйрәм итү яшь буынның автокалада барган сәяси, икътисадый һәм мәдәни үсешкә йогынты ясавын тану булып тора.  

Шәһәребезнең укучылары һәм студентлары, яшь эшче һәм инженерлары, иҗтимагый хәрәкәт лидерлары, спортчылары һәм иҗади һөнәр вәкилләре, төрле олимпиада, бәйге призерлары һәм җиңүчеләре үзләренең эш-гамәлләре белән Чаллы яшьләренең «КАМАЗ»ны һәм Яр Чаллыны төзегән ата-бабаларына лаеклы алмашчы булуларын исбатлыйлар. Якын киләчәктә нәкъ менә яшь чаллылыларга  ярты миллионлык шәһәрнең чәчәк атуы һәм аның халкының яхшы тормышта яшәве өчен үз өсләренә җаваплылык алу бурычы тора.

Сезнең алга куйган максатларыгызда уңышка ирешүегезне, амбициоз планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим. Йөрәкләрегездә яшьлек дәрте, иҗат итү, камилләшү, тормышны яхшырту теләге һичкайчан сүрелмәсен. 

                                                                                                                                              Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                        Яр Чаллы шәһәре мэры     

Шимбә, 30 июнь 2018, 08:02