Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 15 предприятиесендә эшчеләргә хезмәт хакын минималь куллану бюджетыннан түбән түлиләр. Бу турыда халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, Яр Чаллы шәһәренә чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиядә билгеле булды. Анда салымнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булган предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләрнең докладлары карап тикшерелде.

Оешма җитәкчеләренә хезмәт хакларын түләүне минималь куллану бюджетында каралган кадәр күләмгә күтәрергә кушылды. 2018 елның 1 кварталы йомгаклары буенча бу сумма 14 792 сумны тәшкил итә. Ведомствоара комиссиянең киләсе утырышы июльгә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы буенча 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт  хакының күләме аена 11 163 сум каралган. 

Җомга, 29 июнь 2018, 13:15