Эшлекле активлыкны арттыру һәм бизнеска административ басымны киметүгә юнәлтелгән "Бизнес-десант" белем бирү проектында шул мәсьәләгә өстенлек биреләчәк. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Бизнес- десант кысаларында эшмәкәрләргә микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.
Чара 5 июльдә 9.20 дә Сөембикә проспекты, 2 йорт (Open City кунакханәсе) адресы буенча уза. Катнашырга теләүчеләр әлеге электрон адреска otdelsmp@yandex.ru. гариза юллый ала. Белешмәләр өчен телефон: 30-57-62.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 июнь 2018, 16:17