Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Ростех” генераль директоры Сергей Чемезовның Чаллыга эш сәфәре кысаларында узышларда катнаша торган йөк машиналары күргәзмәсендә булдылар. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәйданчыкта “КАМАЗ” спорт машиналарының сигез буыны үрнәкләре тәкъдим ителгән. Шулай итеп, экспозициядә автоузышчылар беренче тапкыр 1988 елда Польшада “Ельч” раллиенда чыгыш ясаган беренче йөк машинасы да бар иде. Ул вакытта команда 2 урынны алган. Ул вакытта автоузышчылар гади “КАМАЗ-4310” автомобилен кулланган. Бу нөсхәне Чаллы эшмәкәре ярдәме белән саклап калганнар, ул аны тулысынча ремонтлап чыккан.

Шулай ук кунакларга “КАМАЗ”ның ярышларда кулланыла торган яңа моделен тәкъдим иттеләр. “КАМАЗ-Мастер” спортчылары якындагы узышларда аны сынап карарга планлаштыра.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин “КАМАЗ-мастер” барлыкка килүгә багышланган музей булдыру идеясе белән уртаклашты. Республика Президенты бу инициативаны хуплады.

https://tatar-inform.tatar/

Шимбә, 30 июнь 2018, 10:01