Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 июльдән Россиядә транспорт чараларының электрон паспортларын бирә башлаячаклар. Электрон паспортларны бирү срогын 2019 елның 1 ноябренә кадәр озайтканнар. Бу хакта “Российская газета” яза.

Ул вакытка кадәр электрон паспорт белән бергә элеккечә кәгазь варианты да биреләчәк.

Транспорт чараларының электрон паспортларында автомобильнең идентификацион мәгълүматларыннан тыш, техник торышы, ничә чакрым йөрүе, конструкциягә кертелгән үзгәрешләр турында да мәгълүмат булачак. Моннан тыш, анда техник тикшеренү узуы, иминиятләштерү турында да мәгълүмат өстәячәкләр. Электрон паспорт арзанга төшәчәк, ул 600 сум тора, ә кәгазь варианты 1500 сум иде.

https://tatar-inform.tatar

Шимбә, 30 июнь 2018, 15:03