Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 18:00 сәгатьтә Чаллының Боз сараенда “Яр Чаллы” ТОСЭР командасы һәм “Чаллы” хоккей командасы ветераннары катнашында иптәшләр матчы уза. Чаллылылар каршында биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, “Ак Барс” хоккей командасы вәкиле Данис Зарипов чыгыш ясаячак.

Әлеге матч Гагарин Кубогын Чаллы шәһәренә алып килү чарасы кысаларында уза.

“Чаллы” хоккей ветераннар командасы исемлегендә 17 фамилия теркәлгән. Алар арасында “Чаллы” хоккей командасы вәкилләре: баш тренер Айдар Мусакаев, команда администраторы Сергей Налисин, спортчылар Айдар Ханнанов, Константин Демчев, Нияз Надршин, экс-уенчы Алексей Крюков, “Чаллы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның тренерлары.

“Яр Чаллы” ТОСЭР командасы составында берьюлы өч Зарипов уйнаячак – Данис, аның улы Артур һәм туганы Марат, «ЗаряД» заводы җитәкчелеге – Иван Савин һәм Евгений Теплов. Алардан тыш, «КАМАЗ» ААҖ  генераль  директорының аппарат җитәкчесе Александр Михеев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев, Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов һәм Олег Коробченко, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы киңәшчесе, ТР хоккей Федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, “Ак Барс”ның экс-уенчылары – Марат Вәлиуллин, Руслан Зәйнуллин, хоккей буенча Казахстан чемпионы Денис Козырев, МИХЛ хоккей лагере җитәкчесе Антон Крюков.

Периодлар арасындагы тәнәфесләрдә «ЗаряД» кәшәкә заводыннан призлар уйнатылачак. 

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 11:13