Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелүче “Закон территориясе” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  катнашты. Әлеге конкурс республикада  2007 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул 2 этапта 7 номинация буенча уздырыла.

Муниципаль берәмлек территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән зур өлеше өчен” номинациясендә  Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев җиңүче дип (1 урын) табылды.

Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп тәртип урнаштыруга керткән зур өлеше өчен” номинациясендә 2 урынны  Яр Чаллының «ФОРПОСТ» яшьләр (студентлар) оешмаларының җәмәгать тәртибен саклау үзәге бүлек җитәкчесе  Вадим Япаев яулады.

“Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, яшьләрдә һәм яшүсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләрен ихтирам итүне формалаштыруга керткән зур өлеше өчен” номинациясендә  Яр Чаллы шәһәренең “Орион” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Бахтина кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 16:23