Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Боз сараенда биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов белән очрашу һәм фото, автограф-сессия узды. Мондый форматтагы вакыйга Чаллыда беренче мәртәбә оештырыла.

Йөзләгән чаллылы уенга “Ак барс” хоккей командасының шарфлары, Казан һәм Чаллы хоккей клублары свитерлары, шулай ук спортчыларның фотолары белән килделәр.

Шәһәр Башкарма комитеты үз чиратында тамашачыларга автограф куйдырыр өчен махсус афишалар әзерләде.

Данис Зарипов журналистлар белән оештырылган очрашуда чаллылыларның шундый активлык күрсәтүләренә гаҗәпләнүен белдерде. “Вакыт табып бүгенге очрашуга килә алган бар халыкка рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.

РФнең Атказанган спорт мастеры халык белән бик теләп аралашты, флаер, “ЗаряД” кәшәкәләренә, хоккей алкасы һәм футболкаларга имзасын куеп чыкты. Данис Зарипов һәр тамашачы белән кул биреп күреште. Җанатарлар белән очрашуга 2 сәгать ярым вакыт бирелүгә карамастан, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе күпсанлы тамашачылар белән фотога төшү өчен тагын ярты сәгатькә тоткарланды.

Калган фотоларны биредә карарга мөмкин.

Дүшәмбе, 2 июль 2018, 21:07