Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Мэриядә 2017/2018 уку елы нәтиҗәләренә багышланган мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең тармак киңәшмәсе узды, анда балалар бакчалары җитәкчеләре, шәһәрнең мәктәп, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре директорлары, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Чара Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә узды.  Утырышта катнашучыларны сәламләп, шәһәр мэры тагын бер уку елы тәмамлануы һәм аның куандыра торган уңышлары, шулай ук, уңышсызлыклары да булуын ассызыклап үтте. Шәһәр башлыгы белдерүенчә, ничек кенә булса да, тиешле чаралар күрелергә һәм нәтиҗәләр ясалырга тиеш.

Винер Харисов бердәм дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләрен атады, калган алты предмет буенча нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел.

Алынган мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда 11 сыйныфлар арасында узган БДИ нәтиҗәләре, республиканыкыннан югарырак булуы ачыкланды. Әгәр Татарстан буенча рус теленнән уртача тест баллы - 72,5 булырга тиеш булса, Чаллыда бу предмет буенча күрсәткеч – 75 балл тәшкил итә. Моннан тыш, Татарстан буенча математика, физика, химия, информатика, биология, әдәбият һәм рус теленнән  чаллылылар БДИны барысыннан да яхшырак тапшырды.

Винер Харисов хәбәр иткәнчә, быел 32 чыгарылыш укучысы 100 баллык нәтиҗә күрсәтте, узган ел андыйлар 24 кеше иде. Лидер мәктәпләрдән: 26нчы гимназия – 100 балл җыючы 7 укучы, 76нчы гимназиядә – 5 кеше, 78нче лицейда – 4, 60 нчы мәктәптә – 3, 19нчы мәктәптә һәм 77нче гимназиядә – 100 балл җыючылар икешәр кеше, 61 нче гимназиядә, 8, 24,25, 84, 40, 46 нчы мәктәпләрдә берешәр укучы теркәлгән. 27 мәктәптә Екатерина Созонова химия һәм биология фәннәреннән 100әр балл җыйды.

Киңәшмә ахырында мәгариф улкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды.

Сишәмбе, 3 июль 2018, 17:15