Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләвенчә, хакимият Россия-Хорватия матчын ачык мәйданчыкта җыелышып карауны оештыру турында уйлыйлар. Чаллылылар күп тапкырлар автокалада җанатарлар зонасы оештыру турында сорады.

Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара, техник һәм җәмәгать транспорты, сәүдә оештыру, тәртип саклау чаралары мәсьәләләре чишелә, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе матбугат хезмәте. Урыны соңрак билгеле булачак.

Роман Насрединов сүзләренчә, территория исерткеч эчемлекләрсез булачак.

Исегезгә төшерәбез, 7 июльдә Россиянең футбол буенча җыелма командасы хорватлар белән уйный. Трансляция кичке тугызда башлана.

http://maydan.tatar/

Чәршәмбе, 4 июль 2018, 17:06