Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу ялларда, 7-8 июль көннәрендә, Кече Шилнә авылы территориясендә шәһәрнең предприятие, оешма һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләрнең  хәрби-спорт слёты уза. Команда составында – 11 кеше. Катнашучылар 2 көн буена палаткалы шәһәр шартларында яшәргә тиешләр.

Слёт программасында берничә төр ярышлар каралган: киртәләр полосасы, автомат сүтү-җыю, ату, агачка менү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, “Визитка”, “Сугыш җырлары” конкурслары һәм башкалар.

Ачылу тантанасы 9:00 да “Ватан-Ана”  мемориаль комплексы каршында үткәрелә. Чара шәһәр предприятие, оешма һәм учреждениеләрендәге яшьләренең  XVII Спартакиадасы кысаларында оештырыла.

Чәршәмбе, 4 июль 2018, 13:48