Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген  капиталь ремонттан соң 58 нче «Тирәккәй» балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Тантанада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Әти-әниләр шәһәр башлыгын алкышлар белән каршылады, шул рәвешле алар үткәрелгән ремонт эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Соңгы елларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы республика программасы ярдәмендә  бик күп кенә мәктәпкәчә белем биру учреждениеләрендә масштаблы ремонт эшләре башкарыла. Ниһаять, Сидоровка бистәсендәге балалар бакчасына да чират җитте», - дип белдерде Наил Мәһдиев. Ул әлеге торак районында социаль ипотека буенча йортлар төзелүгә, мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүгә, Е.Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллиятен ремонтлауга һәм студентлар тулай торагында ремонт эшләре башлануга басым ясады.

Төзелеш эшләре 25,6 млн сум тәшкил итте. Моннан тыш, шәһәр бюджетыннан әлеге бакча территориясен төзекләндерүгә, коймаларны алмаштыруга, ике веранда төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга 10 млн сум күләмендә акча бүленгән.

Наил Мәһдиев төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм яңа шартларда барысына да уңайлы булачагына ышанычын белдерде. Биредә 3-4 яшьлекләр өчен тагын бер өстәмә төркем барлыкка килде.

Капиталь ремонтлау кысаларында медицина блогы, методика, психолог, балаларны татар теленә өйрәтү кабинетлары, музыкаль һәм спорт заллары, азык-төлек блогы ремонтланды.

Әлеге бина 42 ел элек төзелгән булган. Шул вакыттан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән. Бинаның фасады, тәрәзә, ишекләре яңартылды. Сакчылар пункты урнаштырылды, куркынычсызлык мәйданчыгы барлыкка килде. Анда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.

Былтыр республика программасы буенча ун балалар бакчасы җиһазландырылды. 30 елдан артык эшләгән барлык балалар бакчаларын ремонтлау планлаштырыла. Быел Яр Чаллыда 9 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак, шуларның берсе тулысынча муниципаль бюджеттан финансланачак. 

Шимбә, 7 июль 2018, 19:20