“Нур” яшьләр үзәге “Яшел яз” Бөтенроссия экологик өмә үткәрүне оештырган һәм актив катнашкан өчен” дипломына ия булды. Әлеге бүләк аңа инициатива күрсәткән һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлеше өчен бирелде.
21 апрельдән 21 майга кадәр “Яшел яз-2018” акциясе кысаларында бөтен ил буенча өмәләр узды. Учреждение хезмәткәрләре, клуб берләшмәләре активистлары шәһәр һәм аның якын-тирә территориясен җыештыру һәм кыш буе җыелган чүптән арындыру чараларында актив катнаштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 июль 2018, 16:48