Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев карары белән 7 июльдә шәһәр Мәйданында футбол буенча дөнья  Чемпионаты уңаеннан «Россия – Хорватия» футболчылары уенының турыдан-туры трансляциясе булачак.

 Бу көнне 19:00  сәгатьтән төн уртасына кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап Чулман проспектыннан  Раскольников урамына һәм Раскольников урамыннан Рәис Беляев проспекты киселешләре буенча ике юнәлешкә дә автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Мәйдан һәм аның янәшә территорияләре алкогольсез зона дип игълан ителә. Чара 20:00 сәгатьтә башлана, җанатарларны алып баручы каршылаячак. Керү ирекле.

Җомга, 6 июль 2018, 08:01