Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм башкаларга тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

Төбәкара һәм федераль этапларда катнашу бушлай каралган. Конкурста оештыру-хокукый формадан бәйсез рәвештә Россиянең юридик затлары, милек формасын һәм гамәлгә ашырылучы икътисадый эшчәнлек төрләрен, шулай ук аларның филиаллары белән килештереп, аларны оештырган юридик затлар катнаша ала.  

Хезмәткәрләрнең хокукларын бозу белән бәйле мәсьәләләр буенча суд карары чыгарылган оешмалар конкурста катнашмый.

2018 елда конкурс 16 номинациядә үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә, тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була.

Җомга, 13 июль 2018, 08:43