Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Перинаталь үзәктә булачак әниләр Россия футбол командасы белән горурлануларын үзенчәлекле ысул белән күрсәтергә булдылар. Аларның корсакларында футбол тематикасы белән бәйле төрле рәсемнәр пәйда булды.

Әлеге акция якын арада әни булачак пациентлар өчен оештырылды. Һәр катнашучының үз рәсеме: берәүләргә футбол тубы, футбол буенча Дөнья кубогы ясаган булсалар, икенчеләренең корсагында танылган футболчыларның йөзләрен күрергә мөмкин иде. Бизәү һәм рәсем ясау өчен бары тик экологик яктан чиста һәм куркынычсыз буяулар гына кулланылды. Булачак һәр әни өчен бу бик шәп кәеф күтәрү һәм аларны позитив уйларга юнәлтү чарасы.

Әлеге боди-арт акциясен Россия командасы катнашында булачак матч алдыннан, рәссамнарны һәм фотографларны чакырып, Яр Чаллы шәһәренең “Волонтерлар” үзәге оештырды. 

Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 16:32