Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Җиңү паркында  8 июльдә булачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара узды. Быел бәйрәм яңа форматта әзерләнде. Оештыручылар – Яр Чаллы ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре халыкны яңа мәйданга бәйрәм итәргә чакырды. Чаллылыларга концерт һәм бүләкләү тантанасы гына түгел, төрле мастер-класслар әзерләнгән интерактив мәйданнар да тәкъдим ителде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чараның мәртәбәле кунагы булды һәм 10 гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырды. Әлеге медаль белән 25 елдан артык бергә тормыш иткән һәм Чаллының яшь буыны өчен үрнәк булган гаиләләр бүләкләнде.  Шундыйлар арасында төрле һөнәр ияләре бар: табиб, педагог-вокалчы, танылган тренер, банк хезмәткәре, журналист, “КАМАЗ”ААҖ һәм КБК хезмәткәрләре, Яр Чаллының Мактаулы гражданнары, Камаз төзелеше алдынгылары.

Наил Мәһдиев барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, шәһәр халкына 8 июльдә бер-берләрен бәйрәм белән тәбрикләп, җылы, матур сүзләр әйтергә киңәш итте.

Чаллыда бу бәйрәм 2009 елдан башлап оештырыла, шул вакыттан алып 53 Чаллы гаиләсе алда атап үткән медальгә ия булды. Өйләнешүче парларның язылышуын күчмә теркәү тантанасы итеп оештыру быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге булып торды.

“Бер төстә киенү” бәйгесендә катнашучылар берничә гаилә булды. Шулар арасыннан җиңүне Зариповлар гаиләсе яулады.

Чаллылылар тарафыннан интерактив мәйданнарга зур игътибар бирелде. Монда үзең уйнап туйган уенчыкларыңны сатып, башкаларын алу мөмкинлеге булдырылды.

Интерактив мәйданчыклар оештыруга шәһәрнең яшьләр белән эшләү үзәкләре, балалар-үсмерләр клублары, Картиналар галереясы, "Кидспейс" балалар шәһәрчеге  һәм башкалар кушылды.  Алар барысы да бушлай булды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшләде.

Чарадан фоторепортаж биредә.

Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 18:51