Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елга Татарстанда 5-18 яшьлек балаларның 70-75 проценты сыйфатлы өстәмә белем бирү программалары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. Ул Кукмара районында узган Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе модераторы булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 июльдә узган чарада катнашучылар республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.

Делегатлар игътибарына шулай ук Кукмара районы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде. «Галактика» балалар иҗат үзәге, Манзарас авылының С.Әхтәмов исемендәге мәктәбе, 5нче «Созвездие» балалар бакчасы һәм Кукмараның 4нче урта мәктәбе үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Район Мәдәният йортында Кукмара осталарының декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде. 

https://tatar-inform.tatar/

Пәнҗешәмбе, 5 июль 2018, 13:18