Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль иминият фондының Чаллы филиалы директоры  Ленар Шакиров белдерүенчә, вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләрнең әһәмиятле ягы шунда, кәгазь документ әйләнеше кими, мәгълүматларны эшкәртү гадиләштерелә, күп вакыт алынмый һәм башкалар.  Әлеге электрон документ кәгазь документ белән беррәттән юридик көчкә ия. Ул пациентның язмача рөхсәте белән генә бирелә. Табибның һәм табиблар комиссиясе рәисенең электрон имзалары аларның кулдан язылган имзалары белән тәңгәл килә.

Ленар Шакиров сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен 1 млннан артык вакытлыча эшкә яраксызлык турында  кәгазьләр бирелә, шуларның 90% ы - дәүләт дәвалау учреждениеләренеке. Бүгенге көндә Татарстанда 50 481 вакытлыча эшкә яраксызлык турында кәгазь электрон версиядә бирелгән, шуның 12,5%ы - Яр Чаллыда.

2018 елның 1 февраленнән 15 июненә кадәр дәүләт дәвалау-профилактикалау учреждениеләре тарафыннан 9400 гә якын шундый документ тапшырылган. Дәүләтнеке булмаган медицина оешмалары тарафыннан (алар 29) шул ук вакыт аралыгында  эшкә яраксызлык турында 123 электрон кәгазь  эшләнгән.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда шактый оешмаларның күптән әлеге система буенча эш итүләрен билгеләп үтте. “Предприятие җитәкчеләре, хезмәт коллективлары җитәкчеләре, сездән әлеге мәсьәләгә яңача караш белән каравыгызны сорыйм, электрон документның өстенлекләре күп”, – диде шәһәр башлыгы.  

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 09:02