Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ана капиталы акчаларын инвалид балаларны җәмгыятькә яраклаштыру һәм интеграцияләү өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга тотарга була.

Товар яки хезмәтләр алуның һәр очрагы чеклар һәм килешүләр белән теркәлеп барырга тиеш, әлеге кәгазьләрне һәм  товарларны социаль яклау органнары вәкиле даими тикшереп тора. Шуннан соң, Пенсия фондына компенсация алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлеге акчаларны инвалид балага товар алуга юнәлтү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә, гариза, товарлар һәм хезмәтләр алуга чыгымнарны раслаучы документлар тапшырырга кирәк булачак. Акчалар гариза бирелгәннән соң ике айдан да соңга калмыйча, сертификат иясе счетына күчәргә тиеш.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, ана капиталы акчаларын медицина хезмәтләре, тернәкләндерү чаралары, техник чаралар өчен түләүгә тоту катгый тыела, чөнки бу хезмәтләр "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы федераль закон нигезендә федераль исемлеккә кертелгән һәм инвалидларга  бушлай бирелә.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була. 

Чәршәмбе, 11 июль 2018, 16:02