Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нормалары нигезендә, төзүче компаниягә, эксплуатациягә тапшыру турында рөхсәт алмыйча,  объектларны эксплуатацияләү катгый тыела. Чөнки ул гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шуның нәтиҗәсендә, шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан әлеге  объектларны ачыклау буенча эшләр алып барыла. Бу хакта бүген Башкарма комитетның архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны  үстерү идарәсе башлыгы Илмир Исхаков хәбәр итте.

 Җитәкче белдерүенчә, хәзерге вакытта шундый рөхсәт кәгазьләре булмаган 12 объект эксплуатацияләнә.

Әлеге кимчелекләрне бетерү максатыннан Башкарма комитет тарафыннан судка гариза юлланды.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, шундый чаралардан соң гына хокук бозучылар тиешле рөхсәт кәгазьләрен алу артыннан йөри башлыйлар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу кимчелекләрне бетерү эшләрен контрольдә тотарга һәм мәсьәләне якын арада хәл итәргә кирәклеген ассызыклап үтте. 

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 10:37