Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Татэнерго» АҖ филиалы - «Яр Чаллы ТЭЦ»ы командасы хәрби-спорт слеты җиңүчесе булды.

Кече Шилнә авылы территориясендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган шәһәрнең предприятие, оешма һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләре катнашында хәрби-спорт слеты узды. Анда 9 команда көч сынашты. Катнашучылар 2 көн буена палаткалы шәһәр шартларында яшәп карадылар. “Визитка” һәм “Сугыш җырлары” иҗади конкурслары оештырылды. Моннан тыш, слетта катнашучылар: каршылыклар полосасы, автомат сүтү-җыю, төз ату, агачка менү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм башкалар буенча көч сынашты.

Ачылу тантанасы “Ватан-ана” мемориаль комплексы каршында үтте. Катнашучылар сугышта һәлак булучыларны искә алып, “мәңгелек ут”ка чәчәкләр куйдылар.

«Яр Чаллы ТЭЦ»ы командасы өченче ел рәттән Кубок иясе һәм әлеге слетның абсолют җиңүчесе булып килә. Икенче урында - «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводы командасы. Өченче урынны «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ һәм «КАМАЗ» ААҖнең ремонт-инструментлар  заводы командасы үзара бүлеште.

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 10:53