Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның 6 июлендә Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары уенчыларын “Казан Арена” уен кырына җитәкләп алып чыгучы балалар арасында, яшь чаллылы Илназ Смирнов та бар иде. Ул Бразилия җыелма командасы капитаны Жоао Мирандуны алып чыкты.

Капитан белән кулга-кул тотынышып чыгу мөмкинлегенә малай янгын куркынычы янаганда үзен кыю тоткан өчен лаек булды. 2017 елның августында Илназларның балконы яна башлый. Ул ут таралмасын өчен тиз генә балконны ябып, күрше бүлмә тәрәзәсе аша ярдәмгә чакыра башлый. Күршеләре аның кычкыруын ишетеп янгын сүндерүчеләрне чакыра.  Шундый вакытта югалып калмыйча, тәвәккәллек күрсәтүе өчен Илназ Смирнов “Герой балалар” бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында “Коткаруда күрсәткән батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Футбол буенча дөнья чемпионатында спортчылар белән бергә барлыгы 11 герой-бала чыкты.

Быелгы “Макдоналдс белән бергә  FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатына” программасында төрле илләрдән 1408 яшь футбол сөючеләр катнашты, шулардан 1273 е - Россиядән. Моннан тыш, компания 100 урынны балалар йортында тәрбияләнүче, башка гаиләгә алынган, шулай ук аз керемле, күп балалы, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен дип әзерләде. 

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 15:18