Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу айда Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң тугыз балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Кайбер бакчаларның яше 40тан арткан һәм капиталь ремонт аларда бер тапкыр да ясалмаган. Республикада балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы ярдәме, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бу максатлар өчен 230,8 млн сум акча бирелде. Шулай ук шәһәр бюджеты да 42 млн сум акча бүлеп бирде. Әлеге акчалар балалар бакчасы территорияләрен төзекләндерүгә, верандалар төзүгә, җиһазлар алу өчен юнәлтелде.

Яңартылганнан соң ачылган Сидоровка бистәсендәге 58 нче "Тирәккәй" балалар бакчасын тәкъдим итәбез. Ачылу тантанасы узган атнада булды. Бу чарага карата шәһәр мэры Наил Мәһдиев, балалар бакчасы икенче сулыш алды, дип белдерде. “Әлеге үзгәрешләр безнең балаларыбыз өчен файдага булсын. Без барысын да күңел җылысы салып эшләргә тырыштык.  Бу безнең өчен, безнең Чаллы балалары өчен кирәк. Монда бакча коллективы күтәренке кәеф белән эшләр дип ышанып калам. Аларның җылы куллары, мәрхәмәтле күңелләре Чаллы әти-әниләренә республикабыз һәм шәһәребез өчен лаеклы гражданнар тәрбияләргә булышыр. Бу балачак йортында һәрвакыт шат авазлар яңгырасын. Балалар бирегә яхшы кәеф белән йөрсеннәр, ә әти-әниләр тәрбияченең ышанычлы кулларына тапшыргач, тыныч күңел белән эшләсеннәр”.

Биредә капиталь ремонт ярты ел барды. Шул вакыт эчендә түбә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын, ишек-тәрәзәләр алыштыру, беренче каттта җылы идән җәю буенча эшләр башкарылды. Тагын бер өстәмә төркем ачу өчен  урын булдырылды. Шулар белән беррәттән урам якта веранда төзү һәм урнаштыру, бакча территориясен һәм аңа илтә торган подъезд юлын төзекләндерү эшләре уздырылды. Муниципаль бюджет хисабына коймалар алыштырылды.

Ремонттан тыш, медицина, кер юу һәм ашханә бүлегенә  яңа җиһазлар сатып алынды.

Балаларга матурлык тудыру өчен бакча диварларын төрле төсләргә буядылар.  Аларның бизәлешен Яр Чаллы дәүләт педагогия  университеты студентлары уйлап тапты.

Уен һәм спорт заллары да ремонтланды. 

«Аленький цветочек», «Росинка», «Малыш», «Снежинка», «Алан», «Антошка», «Буратино» һәм «Теремок» мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә дә капиталь ремонт үткәрелә.  .Аларны тапшыру бу айга планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе, 2 август 2018, 16:58