Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәребездә капиталь ремонттан соң «Заря» һәм «Гармония» яшүсмер-яшьләр клубларының ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Заря»ның ачылуы чын мәгънәсендә ишегалды бәйрәменә әйләнде. Клуб эшчәнлегенең бер юнәлеше экологик характерда булганлыктан, экомаркет оештырылды, анда балалар экологик материаллар сайлау белән мәшгуль иде. Хәрәкәтле уеннар балаларга аеруча ошады.

«Заря» клубының яңа керү урыны барлыкка килде. Төзүчеләр аны икенче капма-каршы якка күчереп, балалар өчен дә, бу торак йортта яшәүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырды. Моннан тыш, тротуардан клубка илтә торган сумкак ясалган. Шәһәр мэры әлеге яңалыкларны уңай бәяләде.

Бүгенге  көндә клубның өч төркемендә 106 бала шөгыльләнә. Клубны ремонтлау эшләре 1 млн 800 мең сумга төшкән.

Наил Мәһдиев әлеге учреждениеләрнең яшьләр өчен дә, бу микрорайонда яшәүчеләр һәм яшүсмерләр өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте. Аннан соң шәһәр башлыгы “Гармония” клубы ачылышында катнашты. Монда балалар хореография, вокал, видеороликлар төшерү, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Ачылу тантанасыннан соң кунаклар яңартылган клубны карап йөрделәр, балаларга дәрес үткәрү шартлары белән таныштылар.  

Капиталь ремонтны подрядчы оешма - «Медик» ҖЧҖ башкарды. Ремонт барышында тәрәзә, янгын куркынычсызлыгы ишекләрен алмаштыру, буяу-агарту, идән түшәү, линолеум җәю, түшәмне монтажлау, җиһаз урнаштыру, оргтехника сатып алу эшләре оештырылды. “Гармония”дә ремонтны - дүрт, “Заря”да биш ай эчендә башкарып чыктылар.

“Гармония”не ремонтлауга 2 млн 500 мең сум акча тотылды. Бүгенге көндә ул - 210 кв.метр мәйданны  биләп торучы иң масштаблы клубларның берсе. Биредә 13 төркем эшли, аларда 165 бала шөгыльләнә.

Әлеге яңарту эшләре “Татарстан Республикасында яшүсмер клублары биналарын  капиталь ремонтлау һәм 2018 елга матди базаны ныгыту” республика программасында буенча тормышка ашырылды.

Хәзерге вакытта башка яшүсмерләр клубларында да (“Вега”, “Сокол” һәм “Зарница”) ремонт эшләре төгәлләнде. Аларның ачылуы иртәгәгә, 11 июльгә планлаштырылган. Ремонт эшләренең гомуми бәясе 10,6 млн сумны тәшкил итә.  Быел биш яшүсмерләр клубы ремонтланды.

Сишәмбе, 10 июль 2018, 18:47