Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында КФУның Яр Чаллы институты һәм КФУ Яр Чаллы институтының инженерлык-икътисад көллияте чыгарылыш студентларына тантаналы төстә диплом тапшыру чарасы узды. Сәхнәгә укуларын кызыл дипломга тәмамлаучы 386 егет һәм кыз күтәрелде.  

Студентларны КФУның Яр Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов сәламләделәр.

Алар шулай ук КФУның Яр Чаллы институты хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка барачак балаларына уку наборы тапшырдылар. Әлеге чара инде берничә ел рәттән “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында уза.

Җитәкчеләр үзләре дә бүләксез калмады, Мәхмүт Ганиев иң яхшы студентлар кулыннан, рәхмәт йөзеннән, истәлекле статуэтка, ә Винер Харисов “Фән төне” чарасында KUKA исемле робот ясаган үзенең  портреты белән бүләкләнде. Диплом тапшыру тантанасында шәһәрнең төрле иҗат коллективлары катнашты. Тамашачылар шулай ук рояль белән  ксилофонның тере яңгырашын тыңлый алды.

Чара институт директоры Мәхмүт Ганиев белән истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Дүшәмбе, 9 июль 2018, 19:50