Татарстан кешеләрен "Экодемия" Бөтенроссия волонтерлык лагеренда катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
30 июль – 9 сентябрьдә Иркутск өлкәсендә милли паркы территориясендә "Экодемия" Бөтенроссия волонтерлар лагере узачак. "Экодемия" экологик волонтерлыкка һәм аны үстерү җәмгыятенә игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Катнашуга Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә кагылышы булган 450 кеше чакырыла. Һәр сменада 90 кеше булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 июль 2018, 09:08